Актанышта бу атнада мәктәп укучылары арасында кышкы Спартакиада ярышлары узды. Бәйгеләрдә бар мәгариф учакларыннан 30 командада яшь спортчылар көч сынашты. Укучылар чаңгы, өстәл теннисы, хоккей, шорт-трек спорт төрләре буенча ярыштылар.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
I һәм II урыннар— 1 санлы һәм 2 санлы Актаныш мәктәпләре бүлеште,
I урын — Богады мәктәбе,
III урын —Югары Яхшый мәктәбе укучылары командасы.
Җиңүче командалар район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.