Бер адым алга, икене артка...

2014 елның 22 феврале, шимбә
Үсеш өмет итмиләр

Шуңадамы хуҗалыклар яңа–2014 елга зур шик белән карый. Гадәттә, ел башында район хакимияте белән алар арасында якын киләчәктәге алмаксатларны барлаган килешү төзелә. Янәсе, бу өлкәдә алдагы елда ни дәрәҗәдә мал санын, продукция җитештерүне, реализацияләүне арттыру ниятләнә? Дөнья булгач ни буласын кем белгән, ышаныч юк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән саннарда күренгәнчә килешүдәге сан һәм сумнарны арттырып күрсәтергә күпләр җөрәт итми.

Быел район буенча эре мал санын 33 меңнән дә ким итмәскә дигән ният бар. Чагыштыру өчен: 1 февраль көненә хуҗалыкларда 32 604 баш эре терлек асрала. Шулай ук, хезмәт хакын–9, акча керемен 14 процентка арттыру планнаштырыла. Мисал өчен, “Ташкын“, “Таң“ җәмгыятләре гомуми акча керемен 24 процентка арттырырга уйлыйлар. Шул ук вакытта үсешкә бик өмет итмәгән хуҗалыклар да бар. Яңарышка карый искечә яшәүне хуп күрә алар.

–Бер адым алга, икене артка программасы белән эшлисез,–дип ассызыклады аларның эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, шушы көннәрдә узган гамәли сөйләшүдә.

Кергән белән чыкканы бер

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 10884 сыер асрала. Ай дәвамында 306 тана кергән. Тик 11 меңгә якын сыерның 355е бракка чыгарылган. Иманым камил, бу әле күрсәтә алырлык саннар гына. Чынбарлыкта күпме икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Шулай итеп, хуҗалыкка күпме генә мал кермәсен, шул чаклы чыгып та китә. Мәсәлән “Нива“ хуҗалыгына 25 тана кергән 30 баш эре мал “чыгып киткән“. “Нигез“ җәмгыятендә 10 кергән, 10 “чыккан“, “Башак“ хуҗалыгында да 28 мал кергән, 28 “чыгып киткән“… Әлеге исемлекне тагы шулай озак дәвам итәргә була әле. Билгеле, бу вазгыяттә нинди дә булса үзгәреш өмет итү урынсыз. Димәк, килешү төзегәндә хуҗалыклар юрганына карап аяк сузалар. Һичюгы булганын саклап кала алсалар да таманга туры килер иде.

Ярый әле сөткә бәя бар

Сер түгел, бүгенге көндә хуҗалыкларның төп таянычы да, төп куанычы да–сөт һәм аны сатудан кергән акчалар. Гыйнвар аенда хуҗалыклар 37 мең центнерга якын сөт җитештерделәр. Сатудан 71 млн сум акча керде. 2013 елның саннарына караганда 23 млн сумга артыграк ул. Тик яшәеш алга таба дип куанырлык урын юк. Искәртеп китү урынлыдыр, узган ел 1 литр сөтнең тапшыру бәясе 14 сум булса, быел ул 21 сумга менде. Шул сәбәпле керемнең саллы өлеше сөткә бәя арту хисабына. Савым күләменең артуы нәтиҗәсендә алган акчалар 4 млн 100 мең сум гына тәшкил итә.

Ни хикмәттер, сөткә бәя арту белән хуҗалыкларда аның үзкыйммәте дә югарыга үрмәләде. Бүгенге көндә 1 литр сөтнең үзкыйммәте 14 сум 35 тиен (алдагы елларны күп дигәндә 8-9 сум була иде). Әлеге уртача күрсәткечнең никадәр югары икәнен аңлатып тору урынсыз. Тик шул ук вакытта үзкыйммәт артуның сәбәпләрен дә тәгаен гына аңлатып бирү авыр. Терлек азыгына интегеп, Агыйделнең аръягына чыгып, силос-сенажны Пермь өлкәсеннән ташыганда да сөт җитештерү отышлырак булган икән.

Хәер, бу акылга сыймаслык арифметиканың төп сәбәбе хуҗалыкларның сөт җитештерү һәм сату өлкәсендә, авыл хуҗалыгы идарәсе белән качышлы уйнавындадыр. Саннарда да хаклык бар дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый.

Ит җитештерүдә исә алгарыш бөтенләй юк. Бу өлкәдә үзкыйммәт артмаса да, узган елга караганда югалтулар 12,4 процент тәшкил итә. Ни өчен? Ничек алай? Монысы шулай ук аңлата алмаслык сер булып кала.

– Терлекчелектә система юк. Никадәр кыйммәтле җиһазлар, өстәмә азык алсак та, никадәр генә хезмәтне аерым технологияләргә нигезләнеп башкарырга тырышсак та, системалы эшләмәгәч булмый инде ул…–дип искәртте Дәниф Харисов. “Ни өчен?“ дигән һәм башка биһисап сорауларга мөгаен җавап шушыдыр.

Руслан УСМАНОВ язмасы ( “Актаныш таңнары “ газетасы )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International