Фәрит Мөхәмәтшин Актаныш район Советының 37 нче утырышында катнашты.

2014 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимарданов Актаныш муниципаль районы Советының 37 нче утырышында катнашты .Сессия кичә, 20 февральдә “Яшьлек» мәдәни үзәгендә булды.Анда муниципаль район  башлыгы Фаил Камаев районның 2013 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенче хисап тотты һәм 2014 елга бурычлар билгеләде.Аның чыгышыннан күренгәнчә, Актаныш  өчен 2013 ел шактый уңышлы булды. Бу барлык төр икътисади күрсәткечләрдә дә ачык чагылыш таба.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2013 елның актанышлылар өчен чыннан да тынгысыз хезмәт елы булуын билгеләп үтте. "Сезнең осталылыгыз, тырышлыгыгыз бөтен республикага билгеле",- диде ул.

 
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты, Дәүләт Советы , Министрлар Кабинеты бүләкләрен тапшырды:

1.            Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен “Наратлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Бариев Фагыйл Әбел улына“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

2.            Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен        “2 нче санлы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы

Усманова Римма Александр кызына“Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы”

дигән мактаулы исем бирелде.

3.            Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Хәмзин Илдар Мисбах улына

“Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

 
 

4.            Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары өчен “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Харисов Рәшит Әсрар улына Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте белдерелде.

 
 

5.            Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әхмәтнәбиева Зилә Рәкыйп кызыТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты  белән бүләкләнде.

 
 

6. Җирле үзидарә органнарында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Корбанова Люция Галимҗан кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән буләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International