Туган телем

2014 елның 21 феврале, җомга
Бүген, 21 нче февраль көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, Ф.Яруллинның "Ак яфрак" пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Шулай ук, чарада мәктәп һәм авыл китапханәләреннән иң күп китап алып укучыларны бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International