“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 16 февраль көнне, “Лачын” чаңгы базасында үтте. Теркәлү иртәнге сәгать 10.00га төгәллләнгән, ярышлар сәгать 11.00да башланды. Ә авыл җирлекләрендә ярышлар моңа кадәр үткән иде.
Район үзәгендәге ярышларда белем бирү оешмалары укучылары, предприятие, учреждение һәм оешмаларның хезмәтчәннәре катнашты. Стартка беренче булып балалар бакчаларына йөрүчеләрнең басуы үзе бер әһәмияткә ия. Ярышларны “Бердәм Россия” Бөтенроссия фиркасының Актаныш җирле бүлекчәсенең секретаре, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев башлап җибәрде, аның үзенең дә җитәкчеләр белән бергә чаңгыга басуы бәйрәмдә катнашучыларга аеруча дәрт өстәде.
Бәйрәмдә барысы 1200 актанышлы чаңгыга басты