2014 нчы елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 25 ел. Әфган сугышы…Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калды.
Яңа Кормаш авылыннан Әфган мәхшәрен безнең авылның биш егете кичеп чыкты: Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Салахов Дилүс һәм Айдар Акмалов. Һәр елның 15 февралендә әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары үткерелә. Әфганстан сугышында алган яралардан 36 яшьтэ гомере өзелгән авылдашыбыз Хафизов Илдарны искә алу кичәсе дә инде тугызынчы тапкыр үткерелә. Быелгы ярышларда катнашу өчен Мари Суксу, Чалманарат, Адай, Иске Кормаш авылларыннан, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Чаллы шәһәреннән бик күп егет-кызлар җыелган иде.Турнир концерт номерлары белэн башланып китте.
Яңа Кормаш авылының яше-карты, билгеле ел саен бу чарада актив катнаша. Мәдәният йортында җыелган халык уенчыларның көч сынашуын зур кызыксыну белән күзәтте. Ниһаять, өч сәгатьтэн артыкка сузылган ярышлар тәмам.
Шашка буенча зурлар арасында : җинүче – Зарипов Илнур ( күптән түгел генә мәрхүм булган, республика күләмендә ярышларда катнашып урыннар алган шашка остасы Зарипов Илсафның улы )
Шашка буенча ин яшь уенчы- Зиязетдинова Әдилә Хатип кызы, иң өлкән уенчы –84 яшьлек Мөнәвир хәзрәт Миркасимов.
Уенны шахмат буенча Россия Федерациясе чемпионы Галимов Фәһим, спорт остасы Хаҗиев А., авылдашыбыз укытучы Зиязетдинов Хатиплар хөкем иттелэр.
Уенның иганәчеләре: Хафизов Илдарның туганнары,”Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Гаяз улы Фәтхиев.