Батырлык урыны - Әфганстан

2014 елның 15 феврале, шимбә
Балаларга хәрби патриотик тәрбия бирү максатыннан , Республика балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасының Хәрби комиссариаты  10 - 14 яшьлек балалар арасында  "Батырлык урыны - Әфганстан" дигән конкурс  игълан иткән иде.

.Конкурста балаларга Әфганстанда  интернациональ бурычларын үтәгән туганнары, авылдашлары турында хикәя, инша, эссе язырга тәкъдим ителде.  Конкурска нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде Барысы 41 районнан 50 җиңүче билгеләнде..  Алар арасында безнең районнан да ике бала бар. Менә алар:
10 - 12 яшьлекләр арасында Марданова Гүзәл 
13 - 14 яшьлекләр арасында Ахмадуллина Алиса.

 Республика күләмендә җиңү яулаган барлык балалар да Татарстан Хәрби комисссариатының һәм  "ДОСААФ" региональ иҗтимагый оешмасының мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләнәләр.

 Ә муниципаль этапта  барысы 9 бала мактаулы урыннарга лаек булдылар.  Менә алар:
10 - 12 яшьлекләр арасында :
1урын: Марданова Гүзәл Иске Сәфәр авылыннан
     Газизова Сөмбел  Актаныш авылыннан.
2 урын: Гәлләмова Зәлия Ахун авылыннан

Хазипов Әсхат Зөбәер авылыннан
3 урын: Магданурова Алия Адай авылыннан
Билалова Зәлия  Бурсык авылыннан

13 - 14 яшьлекләр арасында:
1урын: Ахмадуллина Алиса Яңа Әлем авылыннан

2 урын: Сафина Айзара Уразай авылыннан

3 урын: Ногманов Радик һәм Ногманов Рамис Актаныш

Муниципаль этапта җиңү яулаган  барлык балалар Актаныш үзәк балалар китапханәсенең грамотасы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнде.








ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International