Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан, интернационалист- сугышчыларны искә алу көне бүген, 14 февральдә Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте.
.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район хәрби комиссары Фәрит Усманов катнашты.” Бүген без искә алу көне уздырабыз — әлеге сугышта катнашкан, башларын салган ир-егетләребезне искә алу көне.Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгел ”,- диде Ландыш Җәүдәт кызы үз чыгышында.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының район бүлеге башлыгы Фәрит Усманов та совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен юллады, Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 19 райондашыбызның исемнәрен кабат күңелләрдә яңартты. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янына, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янына чәчәкләр-веноклар салынды.
Искә алу кичәсе район Мәдәният сараенда дәвам итте, анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты, Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан” Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән 3 якташыбызга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Кичәдә “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбленең һәм Актаныш кадет мәктәбе укучыларының сәхнә чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну уятты.