Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев район халкына Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать итте

2014 елның 14 феврале, җомга

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 25 ел вакыт узган.

Һәркемгә мәгълүм – сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Интернациональ бурычларын үтәгән ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк!

 

Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашып-сөйләшүләр, мәдәни чаралар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.

Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International