ЗАГС бүлегендә - Ачык ишеклэр көне

2014 елның 14 феврале, җомга
 

ЗАГС бүлегендә бүген, 14 февральдә  Ачык ишеклэр көне үткәрелде. Очрашуның кунаклары –2 санлы  Актаныш  урта мәктәбенең  8 класс укучылары. Алар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шаһитлары булдылар. Барысы бу көнне 3 пар язылышты. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, укуларында уңышлар теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International