«XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучылар VII Республика олимпиадасының район туры 11 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үтте. Конкурста 18 мәктәптән 25 яшь уйлап табучы катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов рәислек иткән жюри кече яшьтәгеләр төркемендә җиңүче дип 1 санлы Актаныш урта мәктәбеннән Рамис Фазлыевны, ә зур яшьтәгеләр төркемендә - Такталачык урта мәктәбеннән Роберт Арслановны билгеләде.