Корылыкка чыдам язгы бодай беренче тапкыр Татарстанда үстерелә башлый

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Быел Татарстанда беренче тапкыр корылыкка чыдам язгы бодай үстереләчәк. Бу - Татарстан, Самара, Башкортстан, Ульяновск һәм Төньяк Казакъстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган “Экада-113”. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә яңа сорт авторларының берсе – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының язгы бодай селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова хәбәр итте.

 

Аның сүзләренчә, 2014 нче елдан сорт массакүләм кулланылышка рөхсәт ителгән селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән.

 

Сортны түбән Идел буе зонасында һәм Төньяк Казакъстанда корылык шартларында сынап караганнар, анда “Экада-113” яхшы уңыш биргән.

 
Яңа сорт бодайның кыйммәтле сортларын (3) тулыландырган.
 

Яңа язгы бодай кыйммәтле сортларның барлык таләпләренә җавап бирә. Аннан җитештерелгән он югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора.

 
«Татар-информ» МА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International