2013 ел йомгаклары буенча безнең район республиканың 45 субъекты арасында 15 нче урынга күтәрелде. 2012 ел белән чагыштырганда рейтинг буенча күтәрелү 1 баскыч, ә 2013 елның ноябре белән чагыштырганда 2 баскыч тәшкил итә. Безнең күршеләрнең хәлләре түбәндәгечә: Сарман районы 19 нчы урында, Минзәлә - 27 нче, Мөслим – 33нче, Мамадыш-35 нче. Исегезгә төшерәбез, узган елда безнең район 22 урында иде.