Актаныш район Советының утырышлар залында бүген, 12 февральдә район мәдәният хезмәткәрләре белән семинар үткәрелде. Анда Актаныш муниципаль районы сайтын камилләштерү буенча эшлекле сөйләшү алып барылды. Укытуны район башкарма комитеты мәгълүматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Фирзәр Әюпов һәм Нурулла Нурлыев алып барды.