Һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
 

2014 нче елның 6 нчы февралендә Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белем бирү академиясе” (Мәскәү) белән берлектә республика күләмендә “Һөнәри осталык бәйгеләрен оештыру” дип аталган фәнни-методик семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре урынбасарлары һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнаштылар.

Семинарда тукталып китәчәк төп проблемалар белән Мәгарифне үстерү институты ректоры Ф.Х. Тарасова таныштырды. Өлкәара һөнәри осталык бәйгеләрен үткәрү тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсе мөдире Федорова Т.Т. уртаклашты. Шулай ук ул Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан агымдагы елга планлаштырылган бәйге һәм конкурслар исемлеге белән дә таныштырып китте.

Семинарның төп докладчысы “Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри белем бирү академиясе”нең (Мәскәү) мәгариф өлкәсендә идарә итү эшчәнлеге теориясе һәм методикасы кафедрасы һәм педагогика һәм психология кафедрасы доценты Пахомова Е.М. булды. Үзенең чыгышында Пахомова Е.М. түбәндәге сорауларга тукталып узды:

- һөнәри осталык ярышларын уздыру тәртибе һәм идеологиясе;
- бәйге вакытында үткәрелүче ярышларны бәяләү критерийлары;

- бәйге кысаларында узучы ярышларда халык алдында һөнәри осталыкны күрсәтүне әзерләү методикасы;

- бәйге вакытында үткәрелгән дәресләрнең үзенчәлекләре, дәрескә үзанализ ясау;

- мәктәп укучыларын тәрбияләүнең хәзерге заман концепцияләре: “Укучылар белән сөйләшү”, “Әти-әниләр белән әңгәмә” бәйгесенең беренче турына биремнәр әзерләү һәм үткәрү методикасы;

- һөнәри осталык бәйгесе катнашучылары белән бәйгедән соңгы эшчәнлек формалары.

Катнашучылар, үз чиратында, республика күләмендә узучы “Ел укытучысы” бәйгесе алдыннан үткәрелгән әлеге чараның мөһимлеген һәм тәкъдим ителгән мәгълүматларның актуальлеген билгеләп киттеләр.

Семинарда гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Абдуллина катнашты.

 

Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/267737.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International