Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары бүген, 11 февральдә район үзәгендә “ Актаныш” спорткомплексында узды, анда Сарман, Мөслим, Әгерҗе һәм Актаныш муниципаль районнарының командалары катнашты. Нәтиҗәдә Сарман районы командасы җиңүче булды
Ярышларның җиңүчесе Балтач муниципаль районында 21 февральдә үтәчәк финал уеннарында катнашачак.