Видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү булачак

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау максатында Татарстан Республикасы буенча видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү булачак.

 

Юридик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча һәм Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләре белән берлектә үткәрә аны.

 

Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне борчыган сораулар белән 20 февральгә кадәр 3-14-11 телефоны аша Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Актаныш муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Рәмилә Илгиз кызы Закирҗанова белән элемтәгә керүегез, яисә Игелек үзәгенең 2 нче бүлмәсенә килүегез сорала.

 
Чыганак: .aktanysh-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International