3 февральдә 14 сәгатьтә Әтәс авыл җирлеге башлыгы Мирзагали Гимазетдинов халык алдында 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында отчет тотты.
Докладта авыл җирлеге эшчәнлегендәге барлык өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар (демография, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, төзелеш, бюджет) һәм агымдагы елга бурычлар куелды.
Әтәс авыл җирлеге гражданнары җыенында муниципаль район башлыгы башлыгы Фаил Камаев, РТ мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар, күп санлы сорауларга җавап бирделәр.