Укучыларның хокук бепеме буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәкара туры 28-30 гыйнварда Казанда узды. Безнең районның данын сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназиянең укучылары Эльмира Вафина һәм Аделиа Гомәрова (укытучылары Артур Галиахметов) якладылар.Тур нәтиҗәләре буенча алар икесе дә республика олимпиадасының призерлары булдылар. Лаеклы җиңү белән котлыйбыз !
Бу Актаныш гуманитар гимназиянең укучыларының быел беренче җиңүләре түгел. Моңа кадәр Диләфруз Анамова Һәм Айдар Шәйхин инглиз һәм тарих фәннәре буенча республика олимпиадасының җиңүчеләре булдылар.