Актаныш муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан инглиз теле укытучылары өчен “Английский с удовольствием!" исемендә материаллар җыентыгы чыгарылды. Басмада Актаныш районы мәгариф инглиз теле укытучыларының эш тәҗрибәсеннән күпсанлы материаллар бирелгән, төрле рәвештәге дәресләр, дәрестән тыш эшләр өчен материаллар китерелгән. Бу җыентыкта инглиз теле укытучысы Л.Ф. Гардиеваның V сыйныфлар өчен “Лондонга сәяхәт” дәрес эшләнмәсе бар.
Чыганак: https://edu.tatar.ru/aktanysh/shkola-internat/main-news