2014 нче елның 1 нче июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4,5 проценттан да артмаска тиеш – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

2013 нче елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар буенча 2600 ләп карар, барлык муниципаль берәмлекләрдә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү буенча төбәк стандартларының 220 меңгә якын күрсәткече кабул ителгән. Бу хакта бүген дәүләт комитетының 2013 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм 2014 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында комитет рәисе Марат Зарипов хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

 

 Марат Зарипов искәртеп узганча, бүгенге көндә Тарифлар буенча дәүләт комитеты 45 юнәлеш буенча 1 меңнән артык предприятиедә тарифлар билгеләү белән шөгыльләнә. Төп юнәлешләр арасында берничәсе электр энергиясенә, зәңгәр ягулыкка, җылылык энергиясенә, суга, агынты суга, каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләүгә, транспорт хезмәтләренә, социаль һәм сәнәгатькә кагылышлы булмаган өлкә хезмәтләренә, челтәрләргә технологик тоташтырылуга бәяләр һәм тарифларны билгеләүгә кагыла.

 

“Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан көйләнүче 2014 нче елга каралган төрле хезмәтләргә тарифлар икътисади яктан нигезләнгән, ягъни катнаш субсидияләүдән башка. Искәрмә сыйфатында электр энергиясе һәм газ өчен булган тарифларны гына атап узарга була, алар белән идарә итү Тарифлар буенча федераль хезмәт вәкаләтендә”, - дип билгеләп узды Марат Зарипов. Ул искәртеп үткәнчә, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2014 нче елда тарифлар елына бер генә тапкыр – 1 нче июльдән күтәреләчәк. Әлегә алар 2013 нче елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә кала бирә.

 

Комитет рәисе хәбәр итүенчә, халык өчен газга бәяләр хәзер куб. метр өчен 4,61 сумны тәшкил итә, 1 нче июльдән зәңгәр ягулыкка бәянең, ил Хөкүмәте билгеләгән параметрлар нигезендә, 4,2 процентка артуы көтелә.

 

Электр энергиясенә тарифларга килгәндә, беренче яртеллык азагына кадәр ул 1 кВт/сәг өчен 2 сум 88 тиен булачак, икенче яртыеллыктан исә, 3,8 процентка артып, 1 кВт/сәг өчен 2 сум 99 тиенгә кадәр артыр дип фаразлана. Авыл халкы һәм электр плитәләреннән файдаланучы халык өчен тарифлар мөмкин кадәр киметелгән коэффициент (0,7) белән билгеләнгән.

 

Дәүләт комитеты шулай ук электр энергиясе белән комбинацияләнеп һәм комбинацияләнми генә җитештерелгән җылылык энергиясенә тарифларны да билгели. Комбинацияләнеп җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, элек аны кулланучы эре шәһәрләр һәм торак пунктлардагы (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу) халык өчен тарифлар гомуми каралган булса, узган елда тарифлар арттырганда аларның һәркайсына аерым якын килгәннәр. 2014 нче елның үзенчәлеге дә шунда булачак: һәр генерацияләүче оешма өчен һәрбер җылылык чыганагы буенча тариф индивидуаль төстә билгеләнә. Комбинацияләнгән режимдагы җылылык энергиясенә республика буенча уртача тарифлар түбәндәгечә: производство өчен – 1 нче гыйнвардан Гкал өчен 610, 26 сум, 1 нче июльдән 613,46 сум; җылылык челтәрләреннән кулланучылар өчен: 1 нче гыйнвардан Гкал өчен – 1116, 13 сум, 1 нче июльдән Гкал өчен 1190, 88 сум. Комбинацияләнми җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, республика буенча уртача тариф 1 нче гыйнвардан Гкал өчен 1254,90 сум тәшкил итә, 1 нче июльдән исә Гкал өчен 1286, 72 сум. Тулаем алганда, республикадагы барлык кулланучылар өчен җылылык энергиясенә исәпләнгән уртача тариф Тарифлар буенча федераль хезмәт тарафыннан 5,3 процент күләмендә билгеләнгән соңгы чикне арттырмаган.

 

2014нче елга су белән тәэмин итү һәм су бүлү тарифлары республика кулланучылары өчен уртача 3,1 процентлык үсеш белән кабул ителгән, тарифлар буенча федераль хезмәт исә арттыруның соңгы чиген 4,3 процент күләмендә билгеләгән булган.

 

Югарыда санап үтелгән тарифлардан тыш, дәүләт комитеты транспорт хезмәтләре өлкәсендә 22 юнәлеш буенча тарифларны билгели. Алар түбәндәгеләр: пассажирлар һәм багаж йөртү өчен тарифлар; сәнәгый тимер юл транспорты, аэропорт, транспорт терминналларында күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар; транспорт чарасын күчерү һәм саклауга, дәүләт техник тикшерүен үткәрүгә, такси эшчәнлеген алып баруга рөхсәт битү өчен түләү һәм башкалар.

 

“Дәүләт комитетының һәрбер хезмәт буенча алып бара торган эшчәнлеге кулланучы өчен ахыргы түләү бәясе үсешен тоткарлап торуга йөз тота, шул исәптән бу коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә дә кагыла. Татарстан буенча бу хезмәтләр өчен түләү 2014 нче елның 1 нче июленнән 4,5 проценттан да артмаска тиеш”, - дип ышандырып әйтте Марат Зарипов.

 
МА “Татар-информ”
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International