Татарстанга үсемлекчелек һәм терлекчелек үсешенә субсидия бүлеп бирелгән

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы өлкәләренә субсидияләр бирү турында карарларны имзалаган.

 

РФ Хөкүмәте сайтында 2014 елда үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерү, шул тармак продукциясен эшкәртү һәм сату өчен субсидия билгеләү турында карар чыккан. Карар буенча, Татарстан үсемлекчелеккә 372,2 млн сум, ә терлекчелеккә 212,5 млн сум акча алачак.

 

2014 елда республика нәселле терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен 77,7 млн сум субсидия алачак.

 

Үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә авыл хуҗалыгы иминиятләштерү килешүе буенча исәпләнгән, 2014 елда иминият премияләре түләүгә субсидияләр билгеләү турындагы карар нигезендә, Татарстан Республикасына 131,9 млн сум (үсемлекчелеккә) һәм 32 млн сум (терлекчелеккә) бүлеп бирелгән.

 
 «Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International