“Нива” хуҗалыгында хисап җыелышы үтте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Хуҗалыкларда ел башында үткәрелүче хисап җыелышларының берсе  30 январь көнне “Нива” ҖЧҖ дә узды. Чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев  катнашты.
 

«Нива» ҖЧҖ районда эре хуҗалыкларның берсе булып тора. Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, биредә ашлык үстерә беләләр. Узган елда, кырыс табигать шартларына  карамастан, бөртекле культураларның һәр гектарыннан 32 ц уңыш җыеп алганнар, тулаем җыем 72 мең ц тәшкил иткән.Узган елда сөт, ит җитештерү берникадәр арткан, игенчелек тә, терлекчелек тә табышка эшләгән.

 

Хисап җыелышында төп чыгышны хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Хәбибуллин ясады, шулай ук, хуҗалык баш белгечләре чыгышлары тыңланды. Рәзиф Хәбибуллин һәр тармакның эшчәнлегенә төпле анализ ясады, пробпемаларга киң тукталды, хезмәт дисциплинасының бозылу фактларына, эчке тәртип кагыйдәләренең үтәлмәвенә аеруча басым ясады. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында “Нива”ҖЧҖ районда хакимият белән икеара килешүне үти алмаган берничә хуҗалыкның берсе икәнен искәртеп үтте, аеруча мөгезле эре терлек, савым сыерларының баш саннары кимүе борчу тудыра диде. Продукцияне күбрәк җитештерми торып, хезмәт хакын да арттырып булмый, бу бигрәк тә сөт тармагына кагыла.Киләчәктә 600 баш савым сыерына исәләнгән саву заллары булдырып, бу тармакка игьтибарны нык арттырасы бар. 

Җыелыш ахырында хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде.Ә баш агроном Фәгыйть Хаҗиевка хуҗалыкның атказанган колхозчысы исеме бирелде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International