Район үзәгендә халык җыены

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнвар көнне район үзәгендә халык җыены булып узды. Бу җыенда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мөнир Әмирханов район үзәгендә социаль-мәдәни яктан ирешелгән уңышлар, көнкүрештә килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында ныклы анализ белән чыгыш ясады. 2013 елда федераль һәм республика программаларында катнашу нигезендәавыл җирлегендә яшәүчеләрнең социал-көнкүреш хәле сизелерлек яхшырды

Уңышлар белән беррәттән хәл ителәсе проблемалар да шактый. Җыенда чыгыш ясаган 14 кеше төрле проблемаларны күтәрделәр, үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Халык җыены барлык халык өчен дә бик файдалы узды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International