Ярышлар 2 февральдә ”Бүләк” чаңгы трассасында үткәрелә, җыелу һәм теркәү сәг. 9 да, ә ярыш сәг. 11 дә башлана. Анда медицина тикшерүе үткән һәм табиб раслаган белешмәсе булган һәркем катнаша ала.
Чара “ Бердәм Россия” сәяси фиркасының Актаныш җирле бүлекчәсе ярдәме белән оештырыла. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр бирелә.