Бик нык суыта!

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадагыдан 15-18 градуска түбәнрәк булачак. Алдагы көннәрдә төнлә һәм иртән 22-27 градус салкын көтелә, аязып киткәндә 33 градуска җитәчәк. 29-30 гыйнварда төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы 30-35 градусны күрсәтәчәк. Ә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 40 градуска кадәр бик көчле салкын булыр,–дип кисәтәләр метеорологлар. 31 гыйнварда да шулай ук суык булачак.

 

Мондый экстремаль шартларда зыян күрмәс өчен саклык чараларын алдан ук күреп куярга кирәк. Бу бигрәк тә электр челтәрләре һәм башка кайбер хезмәтләргә кагыла. Юлларда да сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International