"Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча "Татарстан Республикасының Ел укытучысы" конкурсының район этабы йомгакланды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

"Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча "Татарстан Республикасының Ел укытучысы" конкурсының район этабы йомгакланды. Бәйгедә 9 укытучы көч сынады.

 

Теләкәй мәктәбеннән Р.Х.Әхмәтов, Пучыдан Р.Р.Габдуллин, Я.Кормаштан Х.Х.Зыязетдинов, Чалманараттан Х.Х.Таҗиев, Тат. Ямалыдан Р.Ш.Шәймөхәммәтов, Кировтан Ә.В.Шәйхелмәрдәнов лауреат исеменә лаек булдылар. Мари Суксуыннан Э.Ә.Галиев, Тат.Суксудан Н.Н.Гәрәев конкурсның призерлары булды.

Конкурсның җиңүчесе гуманитар гимназия укытучысы Р.Т.Сибгатуллин 4 февральдә 5 район катнашында Актанышта узачак зона ярышында район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International