“Мин-мастер!” республика конкурсына нәтиҗә ясалды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнварда Зәй шәһәрендә технология кабинетындагы җиһазларны эффектлы куллануны яхшырту максатыннан “Мин-мастер!” республика конкурсы узды. Анда Актанышның 1 нче мәктәбенең 8 класс укучысы Галимҗанов Айдар (укытучысы Д.С.Мөхәмәдиев) 3 нче дәрәҗә Дипломга, 11 класс укучысы Әхмәтова Йолдыз (укытучысы Г.Д.Шәйдуллина) җиңүче Дипломына ия булды.

 

Өченче урынны яулаган безнең командага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов имзалаган 200 000 сумлык сертификат тапшырылды.

 
Чыганак: https://edu.tatar.ru/aktanysh/roo/main-news
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International