21-24 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үткәрелде. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар икенче ел рәттән олимпиадада җиңүче исемен яулады. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм олимпиаданың бөтенроссия этабында уңышлар телибез.