Татарстанда көзге культураларның торышы курку уятмый

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда көзге культураларның хәле курку уятмый. Бу хакта “Татар-информ” МА на Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.

 

Кырларда кар җитмәү галимнәрне борчуга салган иде. Соңгы көннәрдә күпләп яуган кар вәзгыятьне үзгәртте. Ак юрган калынлыгы 2-7 см дан 30-40 см булды. Бу үсемлекләр уңышлы кышласын өчен җитәрлек санала.

 
“Татар-информ” МА
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International