Актанышта эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Актаныш район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Әскаров, ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторы Әлфия Зиазетдинова катнаштылар. Фаил Камаев, киңәшмәнең эшен башлап, районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә тиешле игътибар бирелә, дип искәртте. Ләкин шул ук вакытта эшмәкәрлекне оештыруда әле законлы таләпләрне үтәп бетермәү очракларына юл куела. Безгә законны саклау органнары вәкилләре катнашында бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, диде ул.

 

ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторы Әлфия Зиазетдинова районда “Тирә-як мохитны саклау турында” Федераль Законның үтәлеше белән таныштырды, әлеге Законны үтәүдәге кайбер кимчелекләргә, аларны төзәтү юлларына тукталды. Район прокуроры Рамил Әскаров үз чыгышында эшмәкәрләрне контрольгә алучы оешмаларның күп булуына, әмма планнан тыш тикшерүләрнең прокуратура рөхсәтеннән башка тыелуына басым ясады. 2013 елда планнан тыш тикшерүгә рөхсәт сорап язылган 3 гариза  прокуратура тарафыннан нигезсез дип табылган. Прокурор аннан соң хезмәт мөнәсәбәтләре, миграция турындагы законнарның үтәлешенә тукталды.

Киңәшмә соңында алар эшмәкәрләрнең күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International