ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы быел 26 программаны гамәлгә ашыру өстендә эшләячәк

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2014 нче елда Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 26 программаны гамәлгә ашыру өчен җаваплы. Алар хакында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта министрлык җитәкчесе Ирек Фәйзуллин сөйләде.

 

Иң элек министр 2013 нче елның төп йомгакларына тукталып, барлыгы 19 меңнән артык объект төзелүе, төзекләндерелүе һәм яңартылуы турында хәбәр итте.

 

Быелгы программаларга килгәндә, аларның 15е буенча ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарлары һәм фәрманнары кабул ителгән. Социаль билгеләнешле объектларны (пар казаннары) ягып җылыту системасын ремонтлау программасы буенча ТР Министрлар Кабинеты фәрманы проекты – өстәмә ведомствоара килешүдә. 10 программа буенча ТР МК карарлары таләп ителми.

 

Торак төзелешенә килгәндә, быел төрле юнәлешләр буенча 2,4 млн кв. м га якын торак төзү ниятләнә. Инвестицияле күпкатлы торак төзелеше кысаларында 11 муниципаль берәмлектә гомуми мәйданы 1 млн кв.м дан артык булган 114 торак йортны сафка бастыру планлаштырыла. Шулай ук мәйданы 1 млн кв. м га якын булган 9 меңнән артык азкатлы торак йортлар төзелеше күздә тотыла.

 

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының 469 гаиләсе торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗ кичерә. Бу максатларга федераль бюджеттан 534 млн сумнан артык акча каралган.

 

2014 нче елда 18 муниципаль берәмлектә полициянең участок уполномоченныйлары өчен 38 административ-торак комплексы төзелеше планлаштырылган. Республика казнасы хисабына 20 комплекс, муниципаль берәмлекләр бюджеты хисабына 18 комплекс төзелеше фаразлана.

 

Авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасын финанслау күләме агымдагы елга 3 млрд 223 млн сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан бу максатларга 1,76 млрд сумнан артык акча, ТКХ федераль фонды чараларыннан 1,46 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәк. Агымдагы елгы программага 529 йорт кертелгән. Авария хәлендәге торактан 9 мең 464 кешене күчерү планлаштырыла, моның өчен 3858 торак бина кирәк булачак.

 

Быел 100 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. ТР бюджетында моңа 50 млн сум акча каралган. Агымдагы елда шулай ук 295 ятим баланы торак белән тәэмин итү ниятләнә. ТР бюджеты турындагы законда әлеге категория гражданнарын торак белән тәэмин итүгә 302,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

 

2014 нче елда ТР да күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында, 4 млрд 709 млн сумга 735 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү 2,55 млрд сумга төшәчәк.

 

2014 нче елда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше программасы кысаларында ТР да 64 объект төзелеше һәм 271 объектка капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Программаны тормышка ашыруга 330 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

Татарстанның 45 муниципаль районында быел 340 млн сумга 177 спорт мәйданы төзелеше ниятләнә.

 

Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында 47 күпфункцияле комплекс төзү фаразлана. Республика бюджетыннан бу максатларга 541 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк.

 

Алга таба Ирек Фәйзуллин “Һәркемгә уңайлы мохит” программасына тукталды. Быел аның нигезендә 114 объектны физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен яраклаштыру планлаштырыла. Программаны финанслауның еллык лимиты – 526 млн сумнан артык.

 

Агымдагы елга балалар сәламәтләндерү лагерьләренә капиталь ремонт уздыру буенча яңа социаль программа расланган. Аны финанслау күләме 100 млс сумнан гыйбарәт. Быел 13 балалар сәламәтләндерү лагерен тулысынча төзекләндерү планлаштырыла.

 

Ирек Фәйзуллин индивидуаль ягу системасына күчү мәсьәләсенә тукталып, быел 5 мең 559 фатирны һәр фатирда аерым ягу системасына күчерү ниятләнүе турында белдерде.

 

2014 нче елга шулай ук торак пунктларны яктыртуны торгызу буенча яңа мөһим программа гамәлгә куелган. Финанслау күләме – 225 млн сум, һәр муниципаль берәмлеккә 5 әр млн сум тия. Ирек Фәйзуллин аңлатканча, бу программа Казан янында урнашкан 82 бистәгә кагылмый.

 
“Татар-информ”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International