Татарстанда тотырыксыз гаиләләр турында мәгълүматлар банкы булдырыла

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда тотырыксыз  гаиләләр турында мәгълүматлар банкы оештыралар. Республикада берничә дәүләт ведомствосы берьюлы тотырыксыз гаиләләрнең бердәм банкын тупларга керештеләр. Баштарак аның пилот проекты Түбән Камада уңышлы сынап каралган иде. Нәтиҗәләр банк туплаучыларның үзләрен дә гаҗәпкә калдырды: 6 ай эчендә генә “кара исемлек”кә эләккән гаиләләрнең яртысыннан артыгы, социаль хезмәтләр куйган таләпләрне үтәп, исәптән төшереп калдырылды.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International