Бүген “Яшьлек» мәдәни үзәгендә янгынга каршы Актаныш гарнизонының еллык исәп җыелышы булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, ТР буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 15 отрядының җитәкчесе урынбасары Рөстәм Юмагулов катнаштылар.
2013 елда янгынга каршы Актаныш гарнизонының эшчәнлеге йомгаклары турында 103 нче янгынга каршы частьнең җитәкчесе Равиль Харрасов чыгыш ясады.Ул билгеләп үткәнчә, оешмада бүген 42 кеше эшли. 2013 елда оешма хезмәткәрләре 185 тапкыр чакыру буенча чыкканнар. 40 янгын һәм 20 янып китү очрагы теркәлгән. Ел дәвамында гарнизонның барлык бүлекчәләре бердәм эшләгәннәр, куелган бурычларны үз вакытында хәл иткәннәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)