РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комиссиясе җитәкчесе, документ авторларының берсе Сергей Калашников хәбәренчә, кышкы вакытны кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. “Закон проекты кабул ителгәч, Россия кешеләре астрономик вакыт белән, табигать кушканча яши башлаячаклар, - дип белдерде ул. – Сезонга карап сәгать укларын күчерү булмаячак”. Җомга көнгә закон проектына 100дән артык депутат кул куйган инде.