РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы “Безнең табигать” Дәүләт мәгълүмати системасын файдалануга тапшырды

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Җәмәгать контроле, актуаль проблемаларны белеп тору, халыкның фикерен өйрәнү һәм кайтма элемтә булдыру максатында РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы РФның мохитны саклау буенча “Безнең табигать” дип исемләнгән җәмәгать контроле мәгълүмати системасын булдырды.

 

Татарстан Республикасында “Халык контроле” һәм “Дәүләт экологик күзәтчелеге” дигән шуңа охшаш системалар 2012 елның апреленнән эшләп килә. 2014 елда “Безнең табигать” системасы территорияләрнең каты көнкүреш калдыклары белән пычрануын булдырмау өчен кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International