15 гыйнварда Актанышта Фәрит Әхмадишин кубогына чаңгы ярышы үтте. Анда 25 мәктәптән 34 команда составында 136 бала катнашты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Күҗәкә мәктәбе, ә урта мәктәпләр арасында кечкенәләр һәм зурлар төркемендә дә Актанышның 2 санлы урта мәктәбе җиңеп чыкты.