Җирлекләребездә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Татар Суыксуы авыл җирлегендә яшьләр һәм балалар арасында төрле спорт ярышлары үткәрү матур традициягә әйләнде. Җирлегебез башлыгы Рәсүл Харисов җитәкчелегендә 28 декабрь көнне “Кыш бабай“ призына өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды. Ярышны оештыруда, хөкемдарлык итүдә Татар Суыксуы урта мәктәбе укытучысы Мансуров Рузил башлап йөрде. Күтәренке кәеф, җиңүгә омтылыш сизелеп торды. Яшь аермасына карап, нәтиҗәләр ясалды. Аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Менә алар – абсолют җиңүчеләр: авыл яшьләре арасында I урын – Харисов Ленар (Яңа Кормаш), II урын – Закирҗанов Райнур (Яңа Кормаш), III урын – Мансуров Рузил (Татар Суыксуы). Укучы кызлар арасында: I урын – Рәхимова Дилбәр (Татар Суыксуы), II урын – Галиева Анастасия (Мари Суыксуы), III урын – Әхмәдиева Эльмира (Мари Суыксуы). Укучы егетләр арасында: I урын – Латыпов Аймир, II урын – Гайнетдинов Рамазан, III урын – Насипов Данияр (Татар Суыксуы); зурлар төркемендә: I урын – Идельбаев Владислав (Мари Суыксуы), II урын – Мөлеков Разил (Татар Суыксуы), III урын – Йосыпов Дима (Мари Суыксуы).

 

7 гыйнвар көнне Мари Суыксуы авылында “Сәламәтлек – чаңгы юллары“ (Лыжня здоровья) кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде.

Көн искиткеч матур иде. Ярышларда укучы балалар, яшьләр һәм 55 яшьтән зуррак өлкәннәр катнашты.

Кызлар-егетләр арасында, яшь аермасына карап, урыннар чыгарылды.

Татар Суыксуы авыл җирлегенең Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручы һәм иганәче-эшмәкәр Елена Ирдуганова. Хөкемдар, Мари Суыксуы мәктәбе физькультура укытучысы Мөхәмәдиев Юрийга ярышта катнашучылар зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 
 

Флүрә МАНСУРОВА язмасы (“Актаныш таңнары” газетасы, № 1, 10 январь)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International