Актанышта Балалар иҗат үзәгендә 9 гыйнварда Кыш бабай бүләгенә өстәл теннисы буенча ярыш булды. Анда район белем бирү оешмаларыннан яшь спортсменнар катнашты.
Кискен көрәш нәтиҗәсендә җиңүче булдылар:
2004 елгы малайлар арасында- Булат Шәкүров ( 1 санлы Актаныш урта мөктәбе )
2000-2003 елгы малайлар арасында- Марат Солтанов (гимназия-интернат)
2000-2003 елгы кызлар арасында- Айгөл Газетдинова ( Адай ав.)
1996-1999 елгы малайлар арасында- Марат Солтанов (гимназия-интернат)
1996-1999 елгы кызлар арасында-Ләйсән Лотфуллина (1 санлы Актаныш урта мөктәбе)
Призлы урыннарны алган барлык яшь теннисчыларга муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев Кыш бабай бүләкләрен тапшырды.