Хыяллар Яңа елда тормышка аша

2014 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Уразай төп белем бирү мәктәбе укучыларының күптәнге хыялы Яңа ел башлану белән үк тормышка ашты. Уразай авылында туып үскән олуг әдибебез Риза Ишморатның улы Рафаэль күптән инде авылда тау чаңгысы спортын оештыру теләген белдергән иде. Ниһаять, кышкы каникул көннәрендә Уразай авылы янындагы тауда балалар өчен тау чаңгысы буенча күнегүләр башланып китте. Кирәкле инвентарьны булдыруда, шулай ук, күнегүләрне оештыруда финанс ярдәмен “Нур” ҖЧҖ директоры Рәшит Харисов күрсәтте. Күнегүләрне тау чаңгысы инструкторы Казан шәһәреннән Игорь Коварский алып барды.

Шулай итеп, Татарстанның ерак бер авылында да тау чаңгысы белән шөгыльләнә башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International