З январь 10 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә Кыш бабай призына шахмат ярышы үтте. Анда район мәктәпләреннән 42 укучы катнашты. Бу ярышта үз яшьтәшләре арасында Россия чемпионнары 2 санлы Актаныш урта мәктәбеннән Регинат Нуриахметовның Һәм Татар Суыксуы урта мәктәбеннән Айгөл Адиеваның булуы үзе үк кызыксыну уятты.