Татарстанда салкынайта

2014 елның 3 гыйнвары, җомга
 

 «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптиклары фаразлавы буенча, Россиянең Европа өлешенә арктик антициклон килеп керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында 3-5 гыйнвар көннәрендә изелерлек салкынайта.

 

Шулай итеп, 3 гыйнварда болытлы һава көтелә, урыны белән аз гына кар явачак. Көндез салкынлык 4-9 градуска, республиканың көнчыгышында14 градуска кадәр җитә. Кичкә һава температурасы минус 9-14 градуска кадәр була. Көнчыгыш районнарда 22-27 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Юлларда – бозлавык, сак булыгыз.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International