Актанышта Яңа елны каршылау буенча бәйрәм чаралары

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

Актанышта Яңа елны каршылау буенча бәйрәм чаралары 28 декабрьдә бик иртә башланып китте, Инде сәг. 8 дән үк халык авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсенә җыела башлады. Монда товарларның киң  ассортименты куелган иде, сатып алучылар аеруча Актаныш коры сөт заводы, Кукмара киез итек фабрикасы, “ Майский “ совхозы павильоннары янына  аеруча күп җыелды. Сәгать 10 да район үзәге урамнарын матур итеп бизәлгән “тройка”лар биләп алды. Аннан соң Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданда Кыш бабайлар һәм Карсылулары парады булды, алар үзләренең “һөнәри” осталыкларын күрсәттеләр.

 

30 декабрьдә сәгать 9 да Актаныш урамнарын Яңа ел тематикасы буенча матур итеп бизәлгән машиналар биләп алды. Ә инде 10 сәгатьтә  Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданда район үзәге коллективларының Яңа елга багышланган тамашаларына конкурс башланды, 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе, технологик техникум, 4нче санлы Актаныш балалар бакчасы коллективларының чыгышлары осталыгы белән аерылып торды.

 

30 декабрьдә 10 сәгать 30 минутта  Актаныш чаңгы базасында Кыш бабай призына чаңгы ярышы үтте. Спорт сөючеләрне котларга Кыш бабай белән бергә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев килде.

 

 

Ул 2013 елда район спортсменнарының уңышлары зур булуын, чын-чынлап горурланырдайларын билгеләп үтте. Шуларның  берсенә- күптән түгел узган Татарстанның иң көчле хатын-кыз чаңгычылары арасында III урын алган 2 санлы Актаныш урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Айгөл Вәкиловага акча сертификаты тапшырды


31 декабрьдә 10 сәгатьтә барлык авыл җирлекләрендә дә Яңа елны каршылау бәйрәмнәре үткәрелде. Ә кичен Актанышта һәм барлык Мәдәният йортларында Яңа ел бал-маскарады үтте

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International