ТРда 2014 нче елның 3 нче гыйнварына кадәр җылы һава торышы саклана, ләкин соңыннан кисәк кенә суыта. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында “Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә, киләсе елның 3 нче гыйнварына кадәр һава торышы үзгәрми.
31 нче декабрьдә кар, юеш кар явуы, томан һәм бозлавык булуы көтелә. Төнлә 1-6, урыны белән 11 градуска кадәр салкын булуы көтелә, көндез - 4 градус салкыннан алып, 1 градуска кадәр җылы.
1-2 нче гыйнварда аязучан болытлы һава була. Урыны белән кар, юеш кар явуы ихтимал. Төнлә - 2-8, аяз булганда, 11 градус салкын, көндез – 0-6 градус салкын.
3 нче гыйнвардан температура төшә башлый, кар явачак. Бу көнне төнлә һәм көндез - 8-13 градус салкын, 4 нче гыйнварда төнлә - 13-18, аяз булганда, 23 градус салкын. Көндез 4 нче гыйнварда 10-15, көнчыгышта - 20 градуска кадәр салкын.