Фаил Камаев республика чемпионнарын кабул итте

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

Район инвалидлар оешмасының җыелма командасы 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан чемпионатында беренче урын алды. Шушы уңайдан аларны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев кабул итте. Ул аларны зур җиңүләре белән котлады, республикада район данын яклаулары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхматова команданың соңгы елларда даими уңышлы чыгыш ясавын, хакимиятнең һәрдаим ярдәм итүен билгеләп үтте.

Фаил Камаев республика чемпионнарына үзенең бүләкләрен, ә чаңгы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Рәсим Вәлиевка “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры, Татарстан чаңгы спорты Федерациясе җитәкчесе Илшат Фәрдиевның шәхси бүләген-“Фишер” фирмасының югары сыйфатлы профессиональ чаңгысын тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International