Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев район халкын Яңа ел белән котлады

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

 

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2013 ел ахырына якынлашты. Без аны, алдыбызга зур максатлар куеп, якты хыяллар белән каршылаган идек. Әлбәттә, олы максатларга ирешү зур тырышлык, түземлелек сорый. Яңа үрләр яулау җиңелләрдән булмаса да, без бурычларның күбесен үтәп чыктык. Куйган хезмәтләрегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә.

 
 

2013 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычларын комплекслы хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.

Дөрестән дә, ирешкән уңышларыбыз шактый. Әлбәттә, һава шартларының авыл хуҗалыгы өчен бик үк уңай килмәве игенчеләребезне тагын бер кат сынау алдына куйды. Язның коры килүе аркасында игенчелектәге күрсәткечләребез без көткән нәтиҗәне бирмәде. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 96 мең 700 тонна тәшкил итте, һәр гектардан уртача 22 ц уныш җыйнап алынды.

 
 

Авыл хуҗалыгының ике төп тармагы булган игенчелек һәм терлекчелекне бер-берсеннән аерып алу мөмкин түгел. Терлекләрне кышлату өчен, нигездә, җитәрлек азык берәмлеге тупланды. Бер баш терлеккә 31 ц азык берәмлеге исәбеннән тупас һәм сусыл азык хәзерләнде. Терлекчеләребез авыл хуҗалыгының төп җитештерү чыганагы булган тармакта ел дәвамында хезмәт куялар. Районыбыз уңганнары үзләренең фидакарьлекләре белән, бүген тормышның яшәешен тәэмин иткән терлекчелек тармагын саклап калу гына түгел, хәтта аны бераз үстерүгә ирештеләр.

Мөгезле эре терлекләрнең саны 2012 ел белән чагыштырганда 2%ка артып, 33 мең 400 баш тәшкил итте. Сыерларның баш саннары 3%ка артты һәм 9 мең 400 баш тәшкил итте. Агымдагы елның 11 аена уртача бер сыерга 5092 кг сөт савылды. Тулаем 46 мең 100 тонна сөт җитештерелде, узган ел белән чагыштырганда, үсеш 1% булып тора. 2013 елның 11 аена хуҗалыкларда барлыгы 4 мең 800 тонна ит җитештерелде, узган ел белән чагыштырганда, үсеш – 1 %.  

Терлекчелек продукциясе сатудан барлыгы 901 млн. сум акча кереме алынды, аеруча сөтчелек тармагы зур үсеш (+ 26 %) бирде.

 
 

Авыл хуҗалыгы тармагы буенча 2013 елның 11 аенда барлыгы 1 млрд 310 млн сум акча кереме алынды. Уртача хезмәт хакы 2013 елның 1 декабренә 11% ка үсеп, 13071 сумга җитте.

 
 

Актаныш – авыл хуҗалыгы районы. Шуңа күрә, әлеге тармакны үстерүгә аеруча җитди игътибар биреп, аңа барыбызның да уртак бурычыбыз дип карарга кирәк.

Элек-электән килгән гореф-гадәтләрне саклап, районыбыз халкы үзенең күркәм эшләре, матур тормыш-көнкүреше белән сокландырып яши. Әлбәттә, дөньяда бик күп үзгәрешләр бара һәм алар халыкның аң-фикеренә тәэсир итә. Яңа елга аяк басканда, минем район халкына җиткерәсе тагын бер теләгем бар. Безнең тормыш-көнкүрешебез тоташ яңарыштан тора. Яңалыклардан артка калмау, яшәешебезне күңелле итү, матур тормыш алып бару өчен барыбыз да үз өлешебезне кертсәк иде. Гади генә бер мисал китерергә мөмкин. Яңа ел бәйрәме якынлашканда, берәүләр тырыша-тырыша кар сыннары ясый, икенчеләр, матур килеп чыкмаган, дип кимчелек юллый, ә матур булсын өчен үз өлешен дә кертә алыр иде бит. Кеше эшләгәнне читтән күзәтүче булып, башкалар хезмәтеннән кимчелек кенә табып яшәмәсәк иде.

Бу фикер кар сыннарына гына кагылмый. Әйтик, күп катлы подъездларда, урам-паркларда чисталык-тәртип саклау, авылларыбызны төзекләндерү дисеңме, гомумән, һәркем район тормышында актив катнашсын иде.

 
 

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Киләсе 2014 ел бары тик бәхет-шатлыклар, ныклы сәламәтлекләр, яңадан-яңа уңышлар гына алып килсен. Районыбыз халкының барлык борчыган мәсьәләләре тулысынча чишелеш тапсын. Актив тормыш алып баруыгызны телим.

Яңа еллар белән сезне, хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International