Актаныш районының Күҗәкә авылында бүген реконструкциядән соң яңа Җәмәгать үзәге ачылды. Ул Татарстанда авыл клублары төзү республика программасы кысаларында барлыкка килде, аны төзүгә 10 млн сумга якын акча сарыф ителде.
Бу безнең районда быел сафка баскан икенче клуб инде. Октябрьдә шундый ук Җәмәгать үзәге Усы авылында ачылган иде. Хәзер менә андый бәхет Күҗәкә авында яшәүчеләргә елмайды. Бүген үк яңа авыл клубында гармун тавышы яңгырады, җырга күмелде. Сәхнәдә-“Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле артистлары. Бөтен яңа, гадәти булмаган, иҗади дөньяны ача торган символик ачкыч Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиевка тапшырылды. Авылда мәдәният учагын тергезү зур мәгънәгә ия. Ә бу авылга күптән түгел генә асфальт юл салынганын да искәртеп үтик.
Тантанада катнашкан Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев Яңа ел алдыннан бу объектның тапшырылуы зур шатлык икәнен билгеләп үтте, республика җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде. Җәмәгать үзәгендә авылда яшәүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган, монда клуб кына түгел, авыл Советы да. ФАП та, китапханә дә урнашкан, бик матур тантаналар залы да бар. Район башлыгы «Строймонтаж НЧ»ҖЧҖ төзүчеләренә яхшы сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде, бүләкләрен тапшырды. Тантананың кунагы-ТР Премьера-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл халкын бу зур вакыйга белән кайнар котлады, әлеге социаль объектның җирлекнең тагын да үсешенә этәргеч булуына тирән ышанычын белдерде. ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигматуллина бүләк итеп акча сертификатын тапшырды.