“Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, атна башында 171 сәләтле яшь татарстанлы мәгариф өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен дәүләт дәрәҗәсендәге премияләргә лаек булды. Аларны Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә җыйдылар. Әлеге чара вакытында бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конференцияләрендә, бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина катнашты.
Бүләкләү тантанасы “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Чараны инде 8нче ел рәттән уздыралар, бу вакыт эчендә 1285 яшь һәм талантлы татарстанлы премиягә ия булган.
Тантана барышында республиканың җәмгысе 10 югары белем бирү уку йортларыннан 38 студент бүләкләнде. Мәктәп укучыларының саны – 112. Аларның 76сы- бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре, 36сы – төрле бөтенроссия конференциясе лауреатлары. Бүләкләнүчеләр арасында балалар һәм яшьләр иҗтимагый үзәкләрендә эшләүче 4 белгеч тә бар иде.
Бөтенроссия олимпиада һәм бәйгеләре җиңүчеләре (34 кеше) 60ар мең сумлык премиягә лаек булса, төбәк олимпиадалары җиңүчеләре(120 кеше) 30 мең сумга ия булды. Акчалар федераль бюджеттан бүленеп бирелгән.
Сәләтле балаларны тәрбияләгән һәм аларга уңыш казануда юл күрсәткән 135 педагог та бүләксез калмады. Аларга кубоклар һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында узган уку елында 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбен тәмамлаган( укытучысы-Римма Усманова), хәзерге вакытта Алабуга дәүләт педагогика университеты студенты Айдар Гыйльманов та бар