Илдар Халиков алты лауреатка Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшырды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2012-2013 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булучыларны тәбрикләде. ТР Министрлар Кабинетының Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү турында карары агымдагы елның июль аенда чыкты. Анда Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча комитет карары нигезендә, 2012-2013 елларда узган бәйге нәтиҗәләре буенча премиянең кайсы затларга бирелүе хакында хәбәр ителде.

 

Бүген  бүләкләнүчеләр Премьер-министр кулыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломын, лауреатның күкрәк билгесен алды.

 

Лауреатлар шулай ук 100 мең сум күләмендә акчалата премия белән дә бүләкләнде. 1968 елдан бирелеп килүче бу бүләккә безнең районнан Такталачык егете шагыйрь Ленар Шәехов - татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырьләр җыентыклары өчен лаек булды.

 

Бүген Илдар Халиков, лауреатларны тәбрикләп, бүгенге бүләкләүнең премия гамәлгә куелганнан бирле унҗиденчесе булуын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә премиянең җәмәгатьчелектә киң танылуын һәм үзенең асылын һәм мөһимлеген югалтмавын белдерде. Премьер-министр, мондый дәрәҗәле бүләкне тапшыру мөмкинлеге тигәне өчен, язмышына рәхмәтле булуын хәбәр итеп. Ул шулай ук бу бүләкнең яшь иҗатчылар тормышында ахыргысы булмавын, республика, федераль һәм халыкара премияләргә лаек булуларын теләде.

 
 
“Татар-информ” МА материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International