Районыбызда Яңа елга әзерлек эшләре тулы куатенә бара.
Кибетләрдә, базарларда Кыш бабай күчтәнәчләре, бал-маскарад киемнәре, чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк?! Күзләр камаша, ниндиен сайлап алырга да белмисең хәтта.
Атна башында Актанышта Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданга мәһабәт төп чыршы куелды. Моннан тыш, Аскы Актанышта, Сельхозтехникада һәм “Лачын” боз-спорт сарае каршында да Яңа ел чыршылары бизәлә.
Кайбер шәхси эшмәкәрләр, оешма-учреждениеләр үз биналарын гирляндалар белән бизәп куйдылар инде. Тәрәзәләрдә дә аллы-гөлле утлар балкый. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр дә үз йортларын һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәргә тырыша. Кыскасы, һәркем Яңа елга әзерләнә. Ат елын бергәләп, күңелле итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алырга язсын.